КЫЗЫЛ ЭРЕМЧЕК рецепты.

3 литр сөтне кайнатып чыгарып,4 йомырка кушып тугыланган 1 литр катыкны салабыз.Ул эремчеккә әйләнеп, суыннан аерылып, өскә калкырга тиеш.Һәм 2 сәгать кайнатабыз.Суы кәмеп,эремчеге кызаргач-25 гр акмай яки каймак,3 кашык шикәр комы салып сүндерәбез.
Эремчек әзер,бик тә тәмле була.Эшләп карагыз,дуслар!
     Бу рецепт авылдашыбыз МИННИБАЕВА РӘСИМӘдән.